Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2017 елның 9 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 97 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 3 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 14 очрагы теркәлгән.

 

Республика юлларында 349 берәмлек кар чистартучы техника эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында – 238.

 

Казан аэропортыннан 59 рейс башкарылган, шул исәптә 7 чартер, 10 халыкара рейслар. 1735 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2001 кеше килгән.

 

9 нчы мартта Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез, җил көньяк-көнчыгыштан. Температура: -2 - +3 градус. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International