Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 120 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 1 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 22 очрагы теркәлгән.
Республика юлларында 441 берәмлек кар чистартучы техника эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында – 330.
Казан аэропортыннан 66 рейс башкарылган, шул исәптә 12 чартер, 8 халыкара рейслар. 1904 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2336 кеше килгән.
3 нче мартта Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә, урыны белән юеш кар, җил көньяктан. Температура: 0 - +3 градус.