Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2017 елның 2 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 129 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 2 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 21 очрагы теркәлгән.

 

Республика юлларында 498 берәмлек кар чистартучы техника эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында – 351.

 

Казан аэропортыннан 83 рейс башкарылган, шул исәптә 9 чартер, 15 халыкара рейслар. 2607 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2709 кеше килгән.

 

2 нче мартта Татарстанда болытлы һава көтелә, көндез аязучан, күпчелек районнарда кар, юеш кар, җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан. Температура: -1 - +4 градус. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International