Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2017 елның 1 марты, чәршәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 128 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 4 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 24 очрагы теркәлгән.

 

Республика юлларында 568 берәмлек кар чистартучы техника эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында – 410.

 

Казан аэропортыннан 69 рейс башкарылган, шул исәптә 14 чартер, 12 халыкара рейслар. 2184 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2615 кеше килгән.

 

1 нче мартта Татарстанда болытлы һава көтелә, көндез аязучан, күпчелек районнарда кар, юеш кар, җил көньяк-көнбатыштан төньяк-көнбатышка таба күчә. Температура: -4 - +1 градус. Юлларда бозлавык. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International