Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2017 елның 28 феврале, сишәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 129 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 4 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 35 очрагы теркәлгән.

 

Республика юлларында 286 берәмлек кар чистартучы техника эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында – 158.

 

Казан аэропортыннан 37 рейс башкарылган, шул исәптә 7 халыкара рейслар. 2414 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2183 кеше килгән.

 

28 нче февральдә Татарстанда болытлы һава көтелә, көндез аязучан, күпчелек районнарда кар, юеш кар. Җил көньяк-көнбатыштан төньяк-көнбатышка таба күчә. Температура: -4 - 1 градус. Юлларда бозлавык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International