24-26 февральдә Татарстан Республикасы территориясендә 114 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 114 очрагы, 314 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 1689 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.
Февральнең 26 көне эчендә республикада 256 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 25 кеше һәлак булган һәм 309 кеше төрле тән җәрәхәте алган.