Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 124 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 3 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 19 очрагы теркәлгән.
Республика юлларында 374 берәмлек кар чистартучы техника эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында – 258.
Казан аэропортыннан 69 рейс башкарылган, шул исәптә 14 чартер, 9 халыкара рейслар. 2625 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 1903 кеше килгән.
27 нче февральдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә, күпчелек районнарда кар, җил көньяк-көнбатыштан. Температура: 0 - -5 градус