"Ижавиа" авиакомпаниясе "Бигеш" аэропортыннан Симферополь, Сочи һәм Анапа рейсларына билетлар сата башлады.
Пассажирларга уңайлы очышлар җәдвәле һәм кулай тарифлар тәкъдим ителде. Шулай итеп, Түбән Камадан Симферопольгә рейслар 6 июньнән 22 сентябрьгә кадәр атнага ике тапкыр башкарылачак: сишәмбе көннәрендә Симферопольдән очыш 13.55 сәгатьтә, "Бигеш" аэропортыннан 18.00 сәгатьтә, җомга көннәрендә Симферопольдән 10.05 сәгатьтә, "Бигеш" аэропортыннан 15.20 сәгатьтә. Билетларның бәясе – 7100 сум.
Түбән Кама-Сочи рейсы 8 июньнән 14 сентябрьгә кадәр үтәлә. Дүшәмбе көннәрендә Сочидан очыш 07.00 сәгатьтә, "Бигеш" аэропортыннан 11.00 сәгатьтә, пәнҗешәмбе көннәрендә Сочидан 16.20 сәгатьтә, "Бигеш" аэропортыннан 20.05 сәгатьтә. Билетларның бәясе – 6500 сум.
Түбән Камадан Анапага очышлар 19 июньнән 4 сентябрьгә кадәр дүшәмбе көннәрендә планлаштырылган. Анападан очыш 07.40 сәгатьтә, "Бигеш" аэропортыннан - 11.35. Билетларның бәясе – 6500 сум.
Очышлар Як-42 очкычларында башкарылачак.
Рейслар һәм тарифлар турында тулырак мәгълүматны компаниянең рәсми сайтында www.izhavia.su, билетлар сату буенча агентлыкларда, шулай ук авиакомпаниянең белешмә хезмәте телефоны 8 (3412) 630-600 аша белергә мөмкин.