Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 103 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 2 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 34 очрагы теркәлгән.
Республика юлларында 596 берәмлек кар чистартучы техника эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында – 450.
Казан аэропортыннан 68 рейс башкарылган, шул исәптә 4 чартер, 12 халыкара рейслар. 2367 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2023 кеше килгән.
22 нче февральдә Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, кар, юеш кар, җил көньяк-көнбатыштан. Температура: +1 - +4 градус.