Бәйрәм көннәрендә шәһәр яны поездларының хәрәкәт тәртибе үзгәрәчәк

2017 елның 21 феврале, сишәмбе

          Якынлашып килгән Ватанны саклаучылар көне уңаеннан бәйрәм көннәрендә шәһәр яны поездларының җәдвәле үзгәртелә.  

         Түбәндәге җәдвәл билгеләнгән: 22 февральдә электричкалар җомга җәдвәле буенча хәрәкәт итәчәк, 23-25 февральдә - ял көне шимбә буенча, 26 февральдә - ял көне якшәмбе буенча һәм 27 февральдә - эш көне дүшәмбе буенча.

         6491 һәм 6492 нче номерлы Алатырь-Красный Узел-Алатырь поездлары

24-26 февральдә бер вагонлы состав белән чыгачак. 22, 23 һәм 27 февральдә гамәлдән чыгарылачаклар.

         6677 һәм 6678 нче номерлы Ижевск-Яр Чаллы-Ижевск поездлары 22, 23, 24, 25, 26 һәм 27 нче февральдә 2 вагонлы состав белән хәрәкәт итәчәк.

          6751 нче номерлы Ижевск-Яр Чаллы поезды 24-25 февральдә 2 вагонлы состав белән билгеләнә.

          6752 нче номерлы Яр Чаллы-Ижевск поезды 25-26 февральдә 2 вагонлы состав белән хәрәкәт итәчәк.

          6751 һәм 6752 нче номерлы Яр Чаллы-Ижевск-Яр Чаллы поездлары 22, 23 һәм 27 февральдә гамәлдән чыгарылачаклар.

          6191, 6192, 6193 һәм 6194 нче номерлы Канаш-Шумерля-Канаш поездлары 25-26 февральдә гамәлдән чыгарылачаклар.

          6924 һәм 6923 нче номерлы Казан-Кизнер-Казан поездлары 23 февральдә 6 вагонлы состав белән билгеләнәчәк.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International