20 нче февральдә республика юлларында 479 куркынычсызлык каешын эләктермәү очрагы ачыкланган

2017 елның 21 феврале, сишәмбе

Үткән тәүлектә республикада 9 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 11 кеше төрле тән җәрәхәте алган.

Татарстан Республикасы территориясендә 15 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 42 очрагы, 44 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 479 очрак – машина йөртүчеләрнең һәм пассажирларның куркынычсызлык каешын эләктермәүләре теркәлгән.

Февральнең 20 көне эчендә республикада 214 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 20 кеше һәлак булган һәм 251 кеше төрле тән җәрәхәте алган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International