Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2017 елның 21 феврале, сишәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 129 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 2 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 27 очрагы теркәлгән.

 

Республика юлларында 588 берәмлек кар чистартучы техника эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында – 450.

 

Казан аэропортыннан 68 рейс башкарылган, шул исәптә 6 чартер, 15 халыкара рейслар. 2124 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2462 кеше килгән.

 

21 нче февральдә Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, вакыты белэн кар, урыны белән буран, җил көньяк-көнбатыштан. Температура: -2 - +3 градус. Юлларда бозлавык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International