"Содружество" шәһәр яны компаниясе кассаларында транспорт картасы сатып алу мөмкинлеге барлыкка килде

2017 елның 20 феврале, дүшәмбе

"Содружество" АҖнең Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан барлык кассаларында транспорт картасын сатып алырга һәм комиссиясез тулыландырырга була. Транспорт картасының бәясе - 75 сум.

Транспорт картасы - барлык төр шәһәр һәм шәһәр яны тимер юл транспортында йөрү өчен түләүнең универсаль электрон чарасы.

Билетны транспорт картасы ярдәмендә "Содружество" АҖ кассаларында яисә билет бастыручы автоматлар аша сатып алырга була. Киләчәктә әлеге хезмәт белән шәһәр яны поездларында да файдаланып булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International