"ЮВТ АЭРО" авиакомпаниясе Казан-Түбән Новгород-Казан юнәлеше буенча билетлар сата башлады.
Билет бәясе бер якка 1590 суманан алып 2 348 сумга кадәр тора. Рейслар 3 нче марттан CRJ-200 һава судларында атнага 4 тапкыр башкарылачак. Дүшәмбе көнне Казаннан очыш 20.20 сәгатьтә - Түбән Новгородка 21.20 сәгатьтә килә. Түбән Новгородтан 22.00 сәгатьтә китә - Казанга 23.00 сәгатьтә килә. Сишәмбе Казаннан очыш 07.00 сәгатьтә - Түбән Новгородта 08.00 сәгатьтә була. Түбән Новгородтан 08.40 сәгатьтә китә - Казанга 09.40 сәгатьтә килә. Җомга һәм якшәмбе көннәрендә Казаннан очыш 20.45 сәгатьтә - Түбән Новгородка 21.45 сәгатьтә килә. Түбән Новгородтан 22.40 сәгатьтә оча - Казанга 23.40 сәгатьтә килә.
Һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән. Билетларны авиакомпаниянең uvtaero.ru. рәсми сайтында сатып алырга мөмкин. Белешмәләр өчен телефон 8 (843) 260-15-09.