17-19 февральдә республика юлларында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 188 очрагы ачыкланган

2017 елның 20 феврале, дүшәмбе

17-19 февральдә Татарстан Республикасы территориясендә 73 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 188 очрагы, 262 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 1645 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.

Февральнең 19 көне эчендә республикада 205 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 20 кеше һәлак булган һәм 240 кеше төрле тән җәрәхәте алган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International