Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 131 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 1 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 31 очрагы теркәлгән.
Республика юлларында 358 берәмлек кар чистартучы техника эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында – 186.
Казан аэропортыннан 56 рейс башкарылган, шул исәптә 9 чартер, 9 халыкара рейслар. 2073 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 1982 кеше килгән.
20 нче февральдә Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, юеш кар, кайбер районнарда буран, җил көньяк-көнбатыштан. Температура: 0 - +3 градус. Юлларда бозлавык.