Пассажирлар көне 21 нче февральдә 6353 нче номерлы Казан-Канаш поездында (Казан станциясеннән 07.28 китә, Канаш станциясенә 10.25 килә) үткәреләчәк.
22 нче февральдә Пассажирлар көне 6422 нче номерлы Казан-Сосновка шәһәр яны поездында Казан-Нократ Аланы участогында (Казан станциясеннән 07.50 китә, Нократ Аланы станциясенә 11.02 килә) оештырылачак. Шулай ук чара Ижевск (14.00-15.00), Васильево (14.00-15.00), Яңавыл (10.00-11.00) станцияләренең шәһәр яны вокзалларында планлаштырылган.
Чара "Содружество" АҖ компаниясенең эше турында бәяләмәләр алу һәм тимер юл транспорты пассажирлары белән элемтәдә булу өчен уздырыла.