Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 126 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 9 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 41 очрагы теркәлгән.
Республика юлларында 575 берәмлек кар чистартучы техника эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында – 416.
Казан аэропортыннан 59 рейс башкарылган, шул исәптә 8 чартер, 7 халыкара рейслар. 2341 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2688 кеше килгән.
17 нче февральдә Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, көндез явым-төшемсез, тотрыксыз җил. Температура: -8 - -13 градус. Юлларда бозлавык.