“ЮВТ АЭРО” авиакомпаниясе Самара, Түбән Новгород һәм Пермь шәһәрләренә яңа маршрутлар ача

2017 елның 16 феврале, пәнҗешәмбе

"ЮВТ АЭРО" авиакомпаниясе 2017 нче елда субсидияләнүче 15 маршрут башкарачак. Бу ел башына караганда өч маршрутка күбрәк. 15 нче февральдән Казан-Пермь-Казан юнәлеше ачылды. 1 нче марттан Казан-Түбән Новгород-Казан һәм Пермь-Самара-Пермь маршрутлары старт алачак.  

Барлык рейслар түбәндәге юнәлешләрдәге төбәк бюджетларыннан финанслаша: Татарстан Республикасы, Самара, Түбән Новгород һәм Пермь өлкәләре.

"ЮВТ АЭРО" генераль директоры Петр Трубаев фикеренчә, авиаташулар кирәк булачак, чөнки авиакомпания әлеге юнәлешләрне 2016 нчы елда ук үзләштерде, һәм аларга пассажирлар тарафыннан ихтыяҗ зур.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International