Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 123 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 1 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 31 очрагы теркәлгән.
Республика юлларында 399 берәмлек кар чистартучы техника эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында – 228.
Казан аэропортыннан 64 рейс башкарылган, шул исәптә 17 чартер, 10 халыкара рейслар. 2469 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2644 кеше килгән.
16 нчы февральдә Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, күпчелек районнарда кар, урыны белән буран, төньяктан талгын җил. Температура: -5 - -10 градус. Юлларда бозлавык.