15 нче февральдә республика юлларында 432 куркынычсызлык каешын эләктермәү очрагы ачыкланган

2017 елның 16 феврале, пәнҗешәмбе

Үткән тәүлектә республикада 8 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 10 кеше төрле тән җәрәхәте алган.

Татарстан Республикасы территориясендә 19 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 26 очрагы, 43 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 432 очрак – машина йөртүчеләрнең һәм пассажирларның куркынычсызлык каешын эләктермәүләре теркәлгән.

Февральнең 15 көне эчендә республикада 166 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 17 кеше һәлак булган һәм 191 кеше төрле тән җәрәхәте алган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International