Горький тимер юлы агымдагы елда 140 чакрымнан артык тимер юлларны яңарта

2017 елның 15 феврале, чәршәмбе

“Тимер юлларны реконструкцияләү” проекты буенча 2017 нче елның инвестиция программасы ГТЮның гомуми озынлыгы 140 чакрымнан артык булган 11 объектында эшләр башкаруны күздә тота.

Реконструкцияләү Ковров станциясендә, Котельнич-1 - Марадыковский, Просница - Ардаши, Ардаши - Зуевка, Велетьма - Родяково, Шумерля - Вурнары, Вурнары - Канаш, Бөреле - Коркачык, Люга - Можга, Кичево - Бугрыш, Уфимка – Афанасьевский аралыкларында планлаштырылган.

2016 нчы ел дәвамында Горький магистраленең 10 аралыгында гомуми озынлыгы 60 чакрым тәшкил иткән юллар модернизацияләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International