Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2017 елның 15 феврале, чәршәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 138 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 3 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 39 очрагы теркәлгән.

 

Республика юлларында 619 берәмлек кар чистартучы техника эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында – 458.

 

Казан аэропортыннан 59 рейс башкарылган, шул исәптә 6 чартер, 11 халыкара рейслар. 2067 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2121 кеше килгән.

 

15 нче февральдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә, вакыты белән кар, җил көньяк-көнбатыштан. Температура: -4 - -9 градус. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International