Горький тимер юлының Казан төбәге территориясендә гыйнвар аенда 365 мең тонна төрле йөк төялгән, бу узган елның шул ук чордагы күрсәткеченнән 3,3% артыграк.
Шул исәптә 23,5 мең тонна кара металл (2016 елның гыйнвары белән чагыштырганда үсеш - 116,4%); 4,5 мең тонна урман йөге (+95,8%); 4,1 мең тонна шикәр (+40,2%); 9,5 мең тонна азык-төлек йөге (+30,3%); 91,6 мең тонна цемент (+9,1%); 122,4 мең тонна нефть һәм нефть продуктлары (-1,9%); 5,8 мең тонна төзелеш йөкләре (-1,3%) һәм 42,2 мең тонна химикатлар (-0,3%) төялгән.