Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 133 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 2 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 43 очрагы теркәлгән.
Республика юлларында 515 берәмлек кар чистартучы техника эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында – 378.
Казан аэропортыннан 71 рейс башкарылган, шул исәптә 5 чартер, 10 халыкара рейслар. 2033 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 1771 кеше килгән.
14 нче февральдә Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, кар, җил көньяк-көнбатыштан. Температура: -5 - -10 градус.