10-12 февральдә Татарстан Республикасы территориясендә 64 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 168 очрагы, 226 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 1540 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.
Февральнең 12 көне эчендә республикада 134 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 14 кеше һәлак булган һәм 154 кеше төрле тән җәрәхәте алган.