Февраль-апрель айларында плацкарт вагоннарның өске урыннарына билетларны 30% ташлам белән алырга мөмкин

2017 елның 13 феврале, дүшәмбе

“Федераль пассажир компаниясе” АҖнең ил эчендә ерак араларга хәрәкәт итүче поездлары пассажирлары плацкарт вагоннарның өске урыннарына  билетларны 30% ташлам белән сатып алырга мөмкин. Әлеге ташлама плацкарт вагоннарның өстә урнашкан кырыйдагы 38-54 нче номерлы урыннарына билетлар алганда ясала. Акция 2017 нче елның 8-21 февралендә һәм 27 февраленнән алып 26 апреленә кадәр китүче поездлар өчен гамәлдә булачак.

Акция буенча ташлама күпләп пассажирлардан торган төркемнәргә һәм балалар тарифы буенча билет алучыларга каралмаган.

Барлык гамәлдәге махсус тарифлар турындагы тулы мәгълүматны “Россия тимер юллары” ААҖнең рәсми сайтындагы “Пассажирларга” бүлегендә табарга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International