2016 нчы елда Горький тимер юлы полигонында тимер юл транспорты эшчәнлегенә законсыз тыгылу актлары саны өч тапкырга кимегән

2017 елның 13 феврале, дүшәмбе

          2016 нчы елда Горький тимер юлында тимер юл транспорты эшчәнлегенә законсыз тыгылуның 66 акты теркәлгән. 2015 нче елда 185 шундый очрак ачыкланган. Эчке эшләр органнары белән берлектә, транспортта төрле хокукка каршы гамәлләр өчен 43 кеше тоткарланган (узган елда – 64).

          2016 нчы елда рельсларда 5 чит предмет табылган (2015 нче елда – 4), 10 сигнализация чаралары җиһазларын сүтү очраклары, үзәкләштерү һәм блокировкалау теркәлгән (27), 45 хуҗасыз калган шикле әйберләр табылган (146), 6 тапкыр поездларның вагоннарына ташлар атканнар (9).

          Тимер юл транспорты эшчәнлегенә законсыз тыгылган өчен административ, кайбер очракларда җинаять җаваплылыгына тартылырга мөмкин. Горький тимер юлы гражданнарны уяу булырга өнди. Тимер юл транспорты объектларында чит предметларны яки онытылган әйберләрне, шикле затларны күргән очракта, кичекмәстән, тимер юл транспорты хезмәткәрләренә яки хокук саклау органнарына хәбәр итәргә кирәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International