Росавиация 2017 нче елның гыйнвар аенда очышларның даимилеге буенча отчет бастырып чыгарды. Мәгълүматларга караганда, "ЮВТ АЭРО" авиакомпаниясе пунктуальлек буенча беренче урында тора – 417 рейстан 3се генә тоткарланган, бу 0,72% тәшкил итә. Шулай ук, лидерлар бишлегенә түбәндәге авиакомпанияләр керде: "Сибирь" 1,67%, "Ютэйр" 1,69%, "Россия" 2,03% һәм "Победа" 2,25%.