Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 122 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 25 очрагы теркәлгән.
Республика юлларында 271 берәмлек кар чистартучы техника эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында – 138.
Казан аэропортыннан 47 рейс башкарылган, шул исәптә 4 чартер, 7 халыкара рейслар. 1682 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 1954 кеше килгән.
13 нче февральдә Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, вакыты белән кар, җил көньяк-көнбатыштан. Температура: -2 - -7 градус. Юлларда бозлавык.