Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 126 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 6 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 33 очрагы теркәлгән.
Республика юлларында 608 берәмлек кар чистартучы техника эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында – 407.
Казан аэропортыннан 63 рейс башкарылган, шул исәптә 5 чартер, 7 халыкара рейслар. 2234 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2514 кеше килгән.
10 нчы февральдә Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, вакыты белән кар, җил көньяк-көнбатыштан. Температура: -3 - -8 градус.