Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2017 елның 9 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 134 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 5 тапкыр тизлек режимы бозылган,   маршруттан тайпылуның 37 очрагы теркәлгән.

 

Республика юлларында 577 берәмлек кар чистартучы техника эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында – 379.

 

Казан аэропортыннан 56 рейс башкарылган, шул исәптә 7 чартер, 8 халыкара рейслар. 2289 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2374 кеше килгән.

 

9 нчы февральдә Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән кар, тотрыксыз җил. Температура: -6 - -11 градус. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International