Flydubai авиакомпаниясе 2017 нче елның җәйге чорына Казанга рейсларны саклый

2017 елның 9 феврале, пәнҗешәмбе

Flydubai авиакомпаниясенең Казан-Дубай маршрут буенча даими рейслары 2017 нче елның җәйге чорына сакланылачак.

Очышлар атнага ике тапкыр, чәршәмбе һәм җомга көннәрендә, Boeing 737-800 һава судларында башкарылачак. Казаннан очып китү вакыты 14.35 сәгатьтә, Дубайга җирле вакыт буенча 20.40 сәгатьтә килә. Кире якка очкыч 09.25 сәгатьтә оча һәм Казан аэропортына 13.35 сәгатьтә төшә.

Әлеге җәдвәл буенча очышлар программасы 2017 нче елның 29 мартыннан 27 октябренә кадәр соратылган.   

Дубай – популяр чит ил юнәлешләренең берсе, ә Дубай аэропорты иң эре һава хабларының берсе булып тора.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International