Свияжск станциясендә төзекләндерү эшләре бару сәбәпле 14, 20, 28 февральдә һәм 2, 6, 16 мартта кайбер шәһәр яны поездларының маршрутлары кыскартыла.
6365 нче номерлы Казан-Албаба поезды гамәлдәге җәдвәл буенча Свияжск станциясенә кадәр генә бара, Свияжскига 15.04 сәгатьтә килә.
6366 нчы номерлы Албаба-Казан поезды Албаба-Свияжск участогында гамәлдән алына, Свияжскидан 17.09 сәгатьтә китә, алга таба гамәлдәге җәдвәл буенча хәрәкәт итә.