Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 129 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 13 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 35 очрагы теркәлгән.
Республика юлларында 385 берәмлек кар чистартучы техника эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында – 180.
Казан аэропортыннан 55 рейс башкарылган, шул исәптә 2 чартер, 11 халыкара рейслар. 2174 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2483 кеше килгән.
8 нче февральдә Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән кар, төньяк-көнбатыштан талгын җил. Температура: -14 - -19 градус.