Татарстанның “ЮВТ АЭРО” авиакомпаниясе Салехард - Ханты-Манси һәм Ханты-Манси - Салехард юнәлешләре буенча билетларның бәясен киметә. Билетларны 6090 сумга сатып алырга була - акция февраль буенча гамәлдә.
Салехард - Ханты-Манси рейслары дүшәмбе көннәрендә башкарыла, Ханты-Манси – Салехард – шимбә көннәрендә.
Билетларны авиакомпаниянең uvtaero.ru рәсми сайтында сатып алырга мөмкин. Белешмәләр өчен телефон 8 (843) 260-15-09.