Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 127 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 1 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 28 очрагы теркәлгән.
Республика юлларында 578 берәмлек кар чистартучы техника эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында – 428.
Казан аэропортыннан 63 рейс башкарылган, шул исәптә 9 чартер, 16 халыкара рейслар. 2553 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2168 кеше килгән.
25 нче гыйнварда Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, кар, урыны белә буран, җил төньяк-көнчыгыштан. Температура: -7 - -12 градус. Юлларда бозлавык.