Киров өлкәсе Тарифлар буенча региональ хезмәте идарәсенең карары нигезендә 1 нче февральдән шәһәр яны тимер юл транспортында пассажирлар йөртүгә тариф үзгәрәчәк. Маршрут буенча беренче зонадан алып икенчесенә кадәр тариф бер ун чакрымлы зонага 24 сум билгеләнгән, өченчедән алып дүртенчегә кадәр бер ун чакрымлы зонага - 23 сум.