Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2017 елның 24 гыйнвары, сишәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 132 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 2 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 36 очрагы теркәлгән.

 

Республика юлларында 530 берәмлек кар чистартучы техника эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында – 380.

 

Казан аэропортыннан 65 рейс башкарылган, шул исәптә 13 чартер, 14 халыкара рейслар. 2134 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 1708 кеше килгән.

 

24 нче гыйнварда Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, кар, җил көнбатыштан. Температура: -1 - -6 градус. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International