Февральнең бәйрәм көннәрендә ерак араларга йөрүче өстәмә поездлар юл тотачак

2017 елның 23 гыйнвары, дүшәмбе

 

Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итү чорында "Федераль пассажир компаниясе" АҖ (РТЮның бүлендек җәмгыяте) поездларының өстәмә 59 рейсы билгеләнгән.

Өстәмә поездлар 19-27 февральдә түбәндәге популяр юнәлешләр буенча йөриячәк: Мәскәү, Казан, Новозыбков, Чабаксар, Белгород, шулай ук Санкт-Петербургтан Мәскәүгә, Мурманск, Орел, Курск һәм башка маршрутлар буенча. Иң зур пассажирлар агымы 22 февральдә Мәскәүдән көтелә, кире юнәлештә – 26 февральдә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International