Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 97 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 1 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 23 очрагы теркәлгән.
Республика юлларында 306 берәмлек кар чистартучы техника эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында – 156.
Казан аэропортыннан 60 рейс башкарылган, шул исәптә 2 чартер, 8 халыкара рейслар. 1553 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 1765 кеше килгән.
23 нче гыйнварда Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, көндез урыны белән кар, урыны белән буран, төньяк-көнбатыштан, көнбатыштан талгын җил. Температура: -7 - -12 градус. Юлларда бозлавык.