“Бигеш” халыкара аэропортында пассажирлар агымының уңай динамикасы күзәтелә

2017 елның 17 гыйнвары, сишәмбе

2016 нчы елның 31 декабреннән агымдагы елның 15 гыйнварына кадәр “Бигеш” халыкара аэропорты  21 955 пассажирга хезмәт күрсәткән. 2016 нчы елның шул ук чоры белән чагыштырганда пассажирлар трафигы эчке рейсларда 68% ка, халыкара рейсларда - 15% ка арткан. “Бигеш” аэропортыннан бу көннәрдә 11 682 кеше киткән, 10 273 кеше килгән.

Аэропорттан пассажирларның китүе буенча максималь йөкләнеш 11 гыйнварда теркәлгән - 11 рейс башкарылган,  1 099 кеше киткән. Иң күп пассажирлар килүче көн  - 4 гыйнвар, 954 кеше килгән. Мәскәүгә 31.12.2016 алып 15.01.2017 кадәр 77 рейс башкарылган, 10 970 кеше киткән, “Бигеш” аэропортына 9 656 кеше килгән.

Бәйрәм көннәрендә аэропортта эш штат режимында башкарылган. Һава шартлары катлаулы булуга карамастан (кар яву һәм температура сикерү) аэропортта махсус техника эшләгән, очышларның куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен барлык кирәкле процедуралар үткәрелгән. “Бигеш” аэропорты  хезмәтләренең җайга салынган эше ярдәмендә очышлар җәдвәл буенча башкарылган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International