“Содружество” шәһәр яны компаниясе “Подключи друга” дип аталган акция уздыра

2017 елның 17 гыйнвары, сишәмбе

          “Содружество” ААҖ шәһәр яны компаниясе “Пригород” мобиль кушымтасы белән файдаланучы пассажирлары арасында “Подключи друга” дип аталган акция уздыра. Моның өчен дустыңа әлеге мобиль кушымтага тоташырга ярдәм итәргә кирәк, ВКонтакте челтәрендәге “Содружество” компаниясе (https://vk.com/sodrppk) битендә, компаниянең рәсми сайтында (https://sodruzhestvoppk.ru) яки WhatsApp та (+7 937-625-04-33) аның исемен һәм фамилиясен күрсәтергә кирәк.

          “Пригород” мобиль кушымтасы аша дусларың күбрәк билет алган саен, төп бүләк – смартфонга ия булу мөмкинлеге арта. Акция нәтиҗәләре 7 мартта -  Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан ясалачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International