Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2017 елның 17 гыйнвары, сишәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 124 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 7 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 28 очрагы теркәлгән.

 

Республика юлларында 410 берәмлек кар чистартучы техника эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында – 289.

 

Казан аэропортыннан 70 рейс башкарылган, шул исәптә 8 чартер, 14 халыкара рейслар. 2036 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2023 кеше килгән.

 

17 нче гыйнварда Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән кар, җил көньяк-көнчыгыштан. Температура: -12 - -17 градус. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International