14-15 гыйнварда республика юлларында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 109 очрагы ачыкланган

2017 елның 16 гыйнвары, дүшәмбе

 

14-15 гыйнварда Татарстан Республикасы территориясендә 54 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 109 очрагы, 134 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 811 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.

Гыйнварның 15 көне эчендә республикада 124 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 12 кеше һәлак булган һәм 177 кеше төрле тән җәрәхәте алган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International