Татарстанның “ЮВТ АЭРО” авиакомпаниясе Россиянең төньягын Себер һәм Урал алды белән тоташтырачак

2017 елның 16 гыйнвары, дүшәмбе

“ЮВТ АЭРО” авиакомпаниясе 17 нче гыйнвардан Россиянең төньягын Себер һәм Урал алды белән тоташтыручы яңа маршрутлар буенча очышларны гамәлгә кертә.

 Рейслар CRJ-200 һава судноларында сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә башкарылачак.

Шулай итеп, Нижневартовскидан Нарьян-Марга очкыч 11:00 сәгатьтә очып китәчәк, авиабилет бәясе 6 090 сум. Пермьнән Нарьян-Марга 14:40 сәгатьтә очачак, авиабилет бәясе 5 730 сум.

Нарьян-Мардан Пермьгә очкыч 15:40 сәгатьтә кузгала, авиабилет бәясе 5 730 сум. Нарьян-Мардан Сургутка очыш 15:40 сәгатькә планлаштырылган, авиабилет бәясе 6 090 сум.

Барлык аэропортлар өчен җирле вакыт күрсәтелгән. Билетларны авиакомпаниянең рәсми сайтында (uvtaero.ru.) сатып алырга мөмкин. Белешмәләр өчен телефон 8 (843) 260-15-09.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International