Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2017 елның 16 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 124 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 6 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 34 очрагы теркәлгән.

 

Республика юлларында 400 берәмлек кар чистартучы техника эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында – 294.

 

Казан аэропортыннан 58 рейс башкарылган, шул исәптә 3 чартер, 8 халыкара рейслар. 1874 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 1862 кеше килгән.

 

16 нче гыйнварда Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән кар, җил көньяк-көнчыгыштан. Температура: -8 - -13 градус.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International