2016 нчы елда Горький тимер юлында 32 млн тонна төрле йөк төялгән, бу 2015 нче ел күрсәткечләреннән 3,2% ка югарырак. Аерым алганда, узган елда Горький тимер юлында 13,3 млн тонна нефть һәм нефть продуктлары төялгән (2015 ел белән чагыштарганда +0,9%); 1,8 млн тонна цемент (+13,3%); 3,6 миллион тонна урман йөге (+15,7%); 2,3 млн. тонна химикатлар (+0,8%); 2 млн. тонна химик ашламалар (-0,9%) һәм 1,4 млн. тонна промышленность чималы (-11,0%).