Горький тимер юлы 2016 нчы елда өстәмә компенсацияләнүче социаль пакетка 21 млн. сум юнәлдергән

2017 елның 13 гыйнвары, җомга

 

2016 нчы елда Горький тимер юлында “РТЮ” ААҖ предприятиеләренең 1,5 меңнән артык хезмәткәрләре компенсацияләнүче социаль пакет алдылар. Горький тимер юлы бу максатларга 21,4 млн. сум юнәлдерде. Компенсацияләү өчен ихтыяҗ аеруча зур юнәлешләргә түбәндәгеләр керде: дәүләтнеке булмаган пенсия белән тәэмин итү, кәрәзле элемтә өчен түләү, медицина хезмәтләрен компенсацияләү, балалар бакчаларына түләүне компенсацияләү.

Компенсацияләнүче социаль пакетның төп билгеләнеше - эш урыннарының җәлеп итүчәнлеген арттыру һәм хезмәткәрләрне мотивацияләү. Хезмәткәрләргә, билгеле бер лимит чикләрендә, расланган исемлеккә кертелгән социаль хезмәтләргә үз чыгымнарын компенсацияләү мөмкинлеге бирелә. Хезмәтләр исемлеге ихтыяҗларны күздә тотып формалаштырылган. Ул төрле яшьтәге, һөнәре һәм яшәү урыны төрле булган кешеләр өчен кызыклы. Һәр хезмәткәр әлеге исемлектән хәзерге вакытта аның өчен аеруча актуаль булган юнәлешне сайлап алырга мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International