Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2017 елның 13 гыйнвары, җомга

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 122 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 3 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 38 очрагы теркәлгән.

 

Республика юлларында 521 берәмлек кар чистартучы техника эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында – 362.

 

Казан аэропортыннан 56 рейс башкарылган, шул исәптә 3 чартер, 10 халыкара рейслар. 1755 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 1725 кеше килгән.

 

13 нче гыйнварда Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән кар, җил көньяктан. Температура: -5 - -10 градус.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International